Хәвеф-хәтәр
8 Май 2023, 15:55

Балалар бакчасыннан шартламаган снаряд алып чыкканнар

Украина кораллы көчләре чик буе төбәкләренә даими ут ача. 

ntv.runtv.ru
Фото:ntv.ru

Миналардан азат итү төркеме белгечләре  Украина кораллы көчләре ут ачканнан соң Теткино авылындагы  балалар бакчасы бинасыннан шартламаган снаряд алып чыкканнар. Бу хакта үзенең Телеграм-каналында Курск өлкәсе губернаторы Роман Старовойт хәбәр иткән.

Балалар хәвефсезлеге  максатында узган елның языннан бирле эшләмәсә дә, бинаны һаман да утка тотуны дәвам итәләр, дип язган ул.

Төбәк башлыгы чик буе районнарында яшәүче халык  һәм оператив хезмәтләр батырлыгы белән горурлануы белән сокланган һәм Җиңү көнен бәйрәм итү  планнары белән уртаклашкан. “Игътибарлы булачакбыз!” – дип ышандырган ул.

Украина кораллы көчләре сугышчыларының Курск өлкәсе Теткино авылындагы мәктәп һәм балалар бакчасын  утка тотулары турында кичә, 7 майда, билгеле булды. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас