

Губернатор Вадим Шумков сүзләренчә, Курган янында янгыннар бер үк вакытта төрле яклардан башланган. "Утлы өермә, урыны белән ун метрдан артык биеклектә, юлның ике ягында да берничә сәгать әйләнде", — дип тасвирлады губернатор Тюнин шоссесы буйлап булган хәлне. Свердловск, Курган, Амур, Омск, Төмән өлкәләрендә, Байкал аръягы Хабаровск краенда хәлләр катлаулы тора. Курган шәһәре янындагы янгыннарны сүндерүдә Башкортстан буенча идарәлек хезмәткәрләре дә катнаша. Һаман да сүнмәгән учакларны сүндерәләр, янган конструкцияләрне сүтәләр, кешеләрне эвакуацияләүдә катнашалар. Губернатор бу вакыйгалар сәбәпле 9 майда парад белән салют булмаячагын белдерде. Курган өлкәсендә янгын 300 торак йортны, 3900 корылманы юкка чыгарган. РФ Президенты Владимир Путин янгында каза күрүчеләрнең барсына да ярдәм итәргә сүз бирде.