Хәвеф-хәтәр
7 Май 2023, 09:33

Ике кешенең хәле авыр, ди...

Кичә Ырынбурда  тулы куәтенә әйләнеп утырган карусель ватылды. 

tvspb.rutvspb.ru
Фото:tvspb.ru

"Оренпарк" паркында кичә көндез гадәттән тыш хәл теркәлде: "Вихрь" каруселендә әйләнгән вакытта  кешеләр утырган  кабиналар кинәт ”егылып” төшкән. Соңгы мәгълүматлар буенча, 19 кеше зыян күргән, 11 кеше хастаханәгә озатылган, калганнары амбулатор рәвештә дәвалана. Ырынбур мэриясендә авариянең сәбәбе механизмдагы ватылу дип аталды. Губернатор Денис Паслер кушуы буенча Ырынбур өлкәсендә барлык балалар паркларын һәм ял бүлмәләрен тикшерәләр.

Бүгенге көндә  5 бала һәм 6 өлкән яшьтәге кеше – дәваханәдә.  27 яшьлек хатынны ясалма сулыш алу аппаратына тоташтырганнар. Табиблар шулай ук 10 яшьлек кыз бала гомере өчен көрәшә. Ул үз аңында, әмма хәле авыр.

"Хәвефсезлек таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү"маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. 

Шундый аттракционнар  күпләр өчен  куркыныч тоела, әмма адреналин алырга омтылган балалар да, өлкәннәр дә,  хәвефсезлек таләпләре тиешенчә үтәлгәндер, дип курка-курка, калтырана-калтырана булса да карусельләргә утыра. Бу атыну исә әнә шулай күңелсез  тәмамланган. Барысы да  исән-сау терелә күрсен  инде...

Чыганак: ria.ru 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас