

Курган өлкәсенең Йолдыз авылында мәктәп белән 20 йортка ут капкан. Бу хакта махсус хезмәтләр хәбәр итә.
Йолдыз авылында табигый янгыннар сәбәпле 20 йорт һәм мәктәп яна, кешеләрне ашыгыч рәвештә эвакуациялиләр”, – дип яза ТАСС махсус хезмәтләргә таянып.
Өлкә хөкүмәтенең рәсми Телеграм-каналында әлеге вакытка Курганның Малое Чаусово микрорайонында яшәүчеләрне дә алдан кисәтү рәвешендә эвакуацияләүләрен хәбәр итәләр.
Эвакуация Курган өлкәсенең Белый Яр авылында да бара, ди.
Бүген, 7 майда, Төмән өлкәсендә көчле урман янгыннары аркасында гадәттән тыш хәл режимы кертелүе хакында хәбәр итәләр.
Рәсми хәбәрләр шулайрак яңгырый. Ә ул коры сүзләр артында йөзләгән кеше кайгысы... Еллар буе җыйган малы, ихатасы, төзегән йорты көннәрдән-беркөнне көл-күмер өеменә әверелсен әле... Бик авыр хәл. Иң мөһиме - үлем-китем була күрмәсен.