Хәвеф-хәтәр
5 Май 2023, 14:50

Яна башлаган йортын үзе генә сүндерергә уйлаган

Нәтиҗәдә йорт хуҗасы дәваханәгә эләккән. Бик аяныч хәл. 

Яна башлаган йортын үзе генә сүндерергә уйлаганЯна башлаган йортын үзе генә сүндерергә уйлаган
Яна башлаган йортын үзе генә сүндерергә уйлаган

Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча Баш идарәсенә Авыргазы районының Степановка авылындагы бер йортта янгын чыгуы турында хәбәр килгән.

Урынга оператив янгын сүндерүчеләр һәм башка ашыгыч хезмәтләр җибәрелгән. Мәйданы 6х10 м зурлыктагы агач йорт янган.

1967 елгы йорт хуҗасы янгынны үзлегеннән генә сүндерергә уйлаган. Нәтиҗәдә бик нык тәне пешеп, аны Стәрлетамак шәһәре дәваханәсенә алып киткәннәр.

Янгынны сүндерүдә Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан 7 кеше һәм 3 берәмлек техника җәлеп ителгән.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас