Хәвеф-хәтәр
5 Май 2023, 06:23

"Попутка" тотарга тырышкан

19 яшьлек шофер караңгы трассада җәяүлене күрмәгән. 

"Попутка" тотарга тырышкан"Попутка" тотарга тырышкан
"Попутка" тотарга тырышкан

Белорет-Учалы трассасында кичә, 4 май көнне, кичке сәгать 10 тирәсендә үлемгә китерүче юл һәлакәте булган.

Учалы районында ВАЗ-21099 руле артында утырган 19 яшьлек егет 43 яшьлек җәяүлене бәрдергән. Бу кеше киемнәрендә яктылыкны чагылдыручы элементлары булмаган килеш юлның машиналар йөргән өлешенә чыгып баскан. Водитель аны күрмәгән. Өстөвенә кичә һава болытлы иде, ай яктысы да төшмәде. Җәяүле алган җәрәхәтләрдән урында ук вафат булган.

Шаһитлар әйтүенчә, һәлак булган кеше трассада "попутка" тотарга тырышкан.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас