

Ханты-Манси автономияле округының Урай шәһәрендә өч яшьлек малай градусникны кимергән һәм аның эчендәге терекөмешне йоткан. Бу хакта Ural Mash Телеграм-каналы хәбәр итә.
Материал авторы сүзләренчә, ана кеше аш-су бүлмәсендә булашканда, бүлмәдә караучысыз калган малай градусник тапкан һәм аны әлбәттә инде авызына алган. Ана кеше бу хакта сабые кухняга градусник кыйплчыгы тотып кергәч, белгән.
Дәваханәдә ана кешегә терекөмешнең бала организмыннан табигый рәвештә чыгачак, дип аңлатканнар. Бала гомеренә берни янамый, ди.
Менә сиңа кирәк булса! Хәтерлисезме, без бәләкәй чакта градусник ватылса, терекөмеш зарарлы дип, гаилә белән йорт буйлап аны “куып” йөртә идек. Монда кечкенә сабый терекөмеш йоткан, ә аның зыяны юк, имеш...
Чыганак: lenta.ru