Хәвеф-хәтәр
4 Май 2023, 09:55

Самокатчыларны штрафка тарттырачаклармы?

Җилдерә башладылар инде, исән калыйи дисәэ, читкә генә чыгып өлгер...

Самокатчыларны штрафка тарттырачаклармы?Самокатчыларны штрафка тарттырачаклармы?
Самокатчыларны штрафка тарттырачаклармы?

 - Күптән түгел шундый хәлнең шаһиты булырга туры килде: Уфа урамында самокатта җилдереп баручы яшь егет баласын җитәкләгән ирне бәреп екты. Нигә шундый “лихач”ларны җәзага тарттырмыйлар икән?

                               Р.Әгъзәмов.

     ЮХХДИның Уфа буенча юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау бүлеге җитәкчесе Альбина Кадикова аңлатуынча,  быелдан алып самокатчылар катнашлыгындагы аварияләр юл-транспорт һәлакәтләре буларак теркәлә. Димәк, җаваплылык та тиешенчә була.

     Самокатта йөрергә яратучыларга юлга чыгар алдыннан түбәндәгеләрне  тагын бер хәтергә төшерергә киңәш ителә:

  • җиде яшькә кадәрге балалар самокатта бары тик өлкәннәр белән генә йөри ала;
  • юлның машиналар йөри торган өлешенә 14 яше тулганнарга гына чыгарга мөмкин;
  • тротуарларда 35 килограммнан авыррак самокатларда йөрү һәм сәгатенә 25 чакрымнан артык тизлек белән йөрү тыела;
  • бер самокатта ике кеше йөрү тыела;
  • тротуарда, хәтта велосипед юлларында да, өстенлек һәрвакыт җәяүледә.

   1 марттан яңа кагыйдәләрне бозган водительләрне ЮХХДИның теләсә кайсы хезмәткәре туктата ала. Штрафның стандарт күләме – 800  сум. Исерек килеш идарә иткән яки җәяүлене бәрдергән өчен  штраф - 1 мең сумнан 1,5 мең сумга кадәр.

    Моннан тыш, әгәр электр самокатының двигателе куәте 250 Вттан артып китсә, хуҗасы “М” категориясенә правага  тапшырырга һәм мәҗбүри рәвештә шлем сатып алырга тиеш.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас