Хәвеф-хәтәр
4 Май 2023, 17:59

Полицейскийны бәрдергән

Водитель ханым ЮХХДИ хезмәткәрен күрмәде микән ни?

https://www.bashinform.ruhttps://www.bashinform.ru
https://www.bashinform.ru

Бүген, 4 майда, Уфада кичен юл-патруль хезмәте вәкилен машина таптаткан. Бу хакта Башкортстан буенча Юл хәрәкәте хәвефсезлегенең дәүләт инспекциясеннән хәбәр итәләр.

Эш болай була: кичен “Suzuki SX4” автомобиле руле артында утырган 27 яшьлек ханым Көньяк юлыннан Октябрь проспектына борылган урында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрен бәрдерә. Бу вакытта полицейский юл хәрәкәтен җайлап торган була.

Авария нәтиҗәсендә полиция хезмәткәрен дәваханәгә алып китәләр.

Водительне исереклеккә тикшерәләр һәм аның айнык булуы ачыклана.

Әле бу вакыйга буенча тикшерү бара.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас