Хәвеф-хәтәр
4 Май 2023, 08:49

Ике районда урман яна

Алдагы көннәрдә дә әллә ни яңгырлар көтелми...

Бүген, 4 майда, Башкортстанда ике районда – Белокатайда һәм Учалыда урман яна. Әле коткаручылар ут белән көрәшә.

Гомумән, ел башыннан республикада 32 урман янгыны теркәлгән. Коры үлән яну очраклары 874кә җиткән.

Алдагы көннәрдә дә әлләни яңгырлар фаразланмый. Мондый чакта ут кабыну өчен бер очкын да җитә.

“Әле республикада янгынга каршы режим эшли. Кагыйдәләрне бозган өчен физик шәхесләргә 10 меңнән 20 мең сумга кадәр штраф карала. Әгәр урман янгыны сезнең гаеп белән чыкса, 4 елга кадәр иректән мәхрүм ителү кебек җинаять җаваплылыгы яный, – дип кисәтә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе башлыгы Марат Латыйпов. – Республикада эссе һәм җилле һава торышы саклана. Үзегезне һәм гүзәл табигатебезне саклагыз!”

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас