Хәвеф-хәтәр
3 Май 2023, 13:56

Владимир Путинның Кремльдәге резиденциясенә һөҗүм иткәннәр (ВИДЕО)

 Русия җавапсыз калмаячак. 

Узган төндә ике Украина беспилотнигы Владимир Путинның Кремльдәге резиденциясенә һөҗүм итеп маташкан. Бу хакта дәүләт башлыгы хакимиятенә сылтанып,  ТАСС мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә. Һөҗүмне бәреп төшергәннәр.

Хәрби һәм махсус хезмәтләрнең  радиолокация көрәш системаларын үзвакытында куллану нәтиҗәсендә аппаратлар сафтан чыгарылган. Аларның җиргә төшеп, ярчыклары Кремль территориясендә таралу нәтиҗәсендә каза күрүчеләр юк, матди зыян күрелмәде”, – дип яза ТАСС.

Владимир Путин каза күрмәгән һәмүз эшен планга ярашлы график буенча дәвам итә.  Ил башлыгының матбугат сәркатибе  Дмитрий Песков сөйләвенчә, инцидент вакытында Путин Кремльдә булмаган. Ул  – Подмосковьеда Ново-Огарево территориясендәге резиденциясендә.

Бу гамәлләрне якынлашып килүче Җиңү көне, чит илләрдән чакырылган кунаклар катнашлыгындагы 9 май парады алдыннан планлаштырылган террористик акция һәм РФ Президентына  һөҗүм буларак бәялибез.  Кремльгә һөҗүм иткәннәре өчен Русия җавап бирү хокукын үзендә калдыра”, – диләр Кремльдә. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас