Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
2 Май 2023, 09:59

Нәни сабый 4 каттан егылып төшкән

Кем әйтмешли, сезон башланды...

profile.ru
Фото:profile.ru

SHOT Telegram-каналы язуынча, Подмосковьеның Свердловский авылында  коточкыч хәл булган. Ата-ана сүзләренчә, гаилә өйдә булган. Ял иткәннәр, сабый фатирда йөгереп йөргән. Бермәлне алар ачыргаланып бала кычкыруын ишеткәннәр. Бүлмәгә йөгереп керсәләр,  тәрәзә ачык, бөҗәкләр очып кермәсен өчен куела торган челтәре юк. Тышка карасалар, җирдә яткан сабыйларын күргәннәр. Ашыгыч ярдәм чакыртканнар.

Нәнине ябык баш мие-сөяге җәрәхәте, баш мие селкенү һәм бот сөяге имгәнүләре белән дәваханәгә алып киткәннәр. Фатирда  яшәү өчен шартлар  әйбәт. Гаилә исәптә-фәлән тормаган.

Кем әйтмешли, сезон башланды. Ел саен  җәен  бала-чаганың,  москит сеткасына таянып, егылып имгәнүләрен яисә  үлүләрен язабыз... Тәрәзәләргә я рәшәткәләр урнаштырырга, я инде балалар ача алмаслык итеп бик куярга кирәк.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: