

Кытайда тереләй күмелгән ир, җирләгәч, һушына килгән. Озак вакыт авырган ир , әти-әниләре, хатыны һәм улы белән яшәгән. Кытайлының хатыны гаиләсен тәэмин итәр өчен күп эшләгән, ирен әти-әнисе караган. Бермәлне ирнең әнисе аңа урын өстендә ятканда ризык керткән һәм һушсыз булуын күргән. Ана кеше улына табиб чакырткан, ул ирнең үлемен раслаган, тын алмавын һәм пульсы булмавын әйткән. Кайна кеше килененә бу хакта хәбәр иткән һәм җирләү эшләрен оештырыр өчен тизрәк кайтуын үтенгән.
Иренең кисәк үлүеннән гаҗиз калган хатын җеназага кайткан. Җирләү тәмамлангач, ул өч тапкыр баш ияр өчен иренең кабере янына килеп баскан. Шул вакытта ул җир астыннан килгән сәер тавышлар ишеткән. Башын җиргә терәп, иренә исемләп эндәшкән һәм җир астыннан аның кычкыруын ишеткән. Биредәгеләр тиз генә каберне казый башлаган. Мәрхүмне соңгы юлга озатырга дип килүчеләр табут капкачын ачу белән җирләнгән ирнең исән булуын күргәннәр. Коткарылган ирне тиз арада дәваханәгә илткәннәр.
Тереләй җирләнгән ир шикәр диабетыннан җәфа чиккән. Озак вакыт дәваланмау сәбәпле аның организмы сусызлыктан интеккән, шуңа ул һушын югалткан. Пульсы акрынаюны табиб үлем дип кабул иткән. Табутта исә кисәк кенә кислород җитешмәү сәбәпле ир һушына килгән дип фаразлана. Ирнең сәламәтлеген тикшергән табиблар гаиләнең финанс кыенлыклар кичерүен белгәч, дәвалауны тулысынча хастаханә исәбенә капларга карар кылганнар.
Чыганак: lenta.ru