

Янгын сүндерүчеләр Башкортстанның Краснокама районында үләнгә капкан ут белән көрәшә.
Бүген көндез Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча идарәсенә Краснокама районының Ивановка авылыннан 2 чакрым читтә коры үлән януы турында хәбәр килеп ирешә. Янгын урынына янгын сүндерүчеләр, тракторлар һәм бульдозерлар җибәрелгән.
Хәбәр итүләренчә, коры үлән яна. Хәзерге вакытта янгын мәйданы 10 гектар тирәсе тәшкил итә. Кызганычка каршы, җил булуы янгын сүндерүгә комачаулый. Вертолет җәлеп итү планлаштырыла.
Янгынның сәбәбен һәм аның килеп чыгуына гаеплеләрне Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тикшерүчеләре билгеләргә тиеш.