Хәвеф-хәтәр
1 Май 2023, 05:23

Ут кабызу кыйммәткә төшә күрмәсен

Аеруча май бәйрәмнәрендә. 

smartik.rusmartik.ru
smartik.ru

Май бәйрәмнәрендә күп кеше ихата-курасын, бакчаларын тәртипкә китерә. Бу вакытта шактый гына чүп тә җыела.

Әмма Башкортстан территориясендә 17 апрельдән 15 майга кадәр янгынга каршы режим кертелгәнен истән чагырмаска кирәк. Бу вакытта ихата-бакчаларда чүп, коры үлән яндыру, учак ягу, фейерверклар очыру һәм янгын хәвефе тудыручы эшләр башкару тыела. Янгынга каршы режим кертелгән вакытта таләпләрне бозган өчен штрафлар күләме арта. Кисәтү белән генә котылырмын дип исәп тотарга кирәкми. “Режим шартларында кисәтү кебек административ чара каралмый”, – диләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсеннән.

“Русия Федерациясенең Административ хокук бозулар турындагы кодексының 20.4 маддәсенә ярашлы, административ штраф күләме гражданнарга – 10 меңнән 20 мең сумга кадәр, вәкаләтле шәхесләргә – 30 меңнән 60 мең сумга кадәр, юридик шәхес булмаган эшкуарларга – 60 меңнән 80 мең сумга кадәр, юридик шәхесләргә 400 меңнән 800 мең сумга кадәр карала”, – дип аңлаталар ведомствода.

Бу кагыйдәләр махсус режим чорына кагыла. Гомумән алганда, быел бакча участокларында коры яфрак, чүп-чар ягу һәм шашлык пешерү өчен таләпләр 1 марттан бераз йомшарды. Мәсәлән, ачык уттан корылмаларга кадәр ара өч тапкырга киметелде, элек 50 метр булса, хәзер 15 метр гына тәшкил итә. Ә коры үлән, чыбык-чабыкларны металл савытлар, мичкәләрдә якканда ачык учакның урыны корылмалардан ким дигәндә 7,5 метр аралыкта булырга тиеш. Ылыслы урманнардан – 50, яфраклы агачлыклардан 15 метр ераклыкта булу зарур.

Шашлык әзерләгәндә мангалны да хәзер корылмадан 50 метр читкәрәк түгел, ә 5 метр ераклыкта урнаштырып була. Шул ук вакытта, мангал тирәсендә 2 метрлы зона булырга тиеш, аның янәшәсендә янучы материаллар булмау таләп ителә.

Бурдан кала, уттан калмый, дип юкка гына әйтмиләр. Сак булсак иде. 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас