Хәвеф-хәтәр
30 апрель 2023, 17:23

7 яшьлек кыз бала суга баткан

Фаҗига Архангель районында теркәлгән.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча Баш идарәсенә Архангель районының Зәит авылында Кысынды елгасында кыз баланың батуы турында хәбәр килеп ирешә. Вакыйга урынына шунда ук махсус хезмәтләр юллана.

Махсус ведомстволар хезмәткәрләре килеп җитүгә  биредә яшәүче кешеләр 2016 елда туган кыз бала гәүдәсен судан чыгарган булган инде. Шулай ук 2015 елда туган кыз бала да каза күргән. Ул әле өшү диагнозы белән Архангель район үзәк дәваханәсенең реанимациясендә ята.

Биш баладан торган төркем елгада өлкәннәрсез  уйнап йөргән. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас