Хәвеф-хәтәр
28 апрель 2023, 09:19

Юлда автобус әйләнгән

Бу хәл бүген, 28 апрельдә, Куергазы районында булган. 

Юлда автобус әйләнгәнЮлда автобус әйләнгән
Юлда автобус әйләнгән

Куергазы районында полиция хезмәткәрләре автобус катнашлыгында юл һәлакәтенең сәбәпләрен ачыклый.

Бүген, 28 апрельдә, көндезге сәгать унбердә Түбәнге Бабалар- Ермолаево - Маячный юлында ПАЗ автобусы водителе идарәне югалтып, юл читенә чыгып ауган.

Салонда 5 пассажир булган. Аларның берсе дә зыян күрмәгән.

Бу факт буенча тикшерү башланган. 

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас