Хәвеф-хәтәр
28 апрель 2023, 05:07

Ике йорт янган

Төнге янгында бер кешенең гомере өзелгән...

https://02.mchs.gov.ruhttps://02.mchs.gov.ru
https://02.mchs.gov.ru

Бүген, 28 апрельдә, төнен Караидел районында ике күпфатирлы йорт янган. Кызганычка, Магинск авылындагы янгында 69 яшьлек ирнең гомере өзелгән.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсеннән хәбәр итүләренчә, янгын авырлыгы буенча югары рангта сүндерелгән. Коткаручылар белән бергә Караяр авыл биләмәсенең ирекле янгын сагы вәкилләре дә катнашкан.

“Янгын нәтиҗәсендә 7*12 метр мәйданлы ике фатирлы бер катлы йортка һәм 8*13 матр мәйданлы дүрт фатирлы бер катлы йортка зыян килгән. Утны бер сәгать эчендә сүндергәннәр. Урында коткаручылар бер ирнең гәүдәсен тапкан”, – диләр ведомстводан.

Әле бу вакыйга буенча тикшерү эше бара.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас