Хәвеф-хәтәр
27 апрель 2023, 09:05

Урманга кертмиләр

Быел май бәйрәмнәрендә урманда шашлык пешереп булмаячак. 

vr-vyksa.ruvr-vyksa.ru
vr-vyksa.ru

Башкортстанда 30 апрельдән 15 майга кадәр урманга керү буенча чикләүләр кертелде. Сәбәбе – бу көннәрдә янгын хәвефе югары булып кала.

“Май бәйрәмнәрендә урманга, табигатькә чыгып, шашлык пешерәсе килә, әлбәттә. Әмма быел, кызганычка, алай итеп булмаячак. Бу урман янгыннарын булдырмау максатыннан эшләнә. 800дән артык патруль төркеме эшләячәк”, – ди урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов.

Аның әйтүенчә, соңгы чорда теркәлгән 13 урман янгынының 8е авыл хуҗалыгы җирләрендә үлән янудан күчкән, ә калган очраклар – кешеләрнең ут белән саксыз эш итүе нәтиҗәсе.

Шуны да исегезгә төшерәбез: урман янгыны өчен штрафлар күләме узган елгыдан шактый арткан. Физик шәхесләр өчен административ штраф күләме – 60 мең сумга кадәр, юридик шәхесләргә 2 миллион сумга кадәр җитәргә мөмкин.

“Әгәр авыл хуҗалыгы яки фермер хуҗалыгының гаебе исбатланса, алар дәүләт ярдәменнән колак кагачак. Зур булмаган фермер хуҗалыгы өчен мондый күләмдә штраф һәм субсидия ала алмау аның эшенә нокта куярга мөмкин. Шуңа аграрийларны сак булырга һәм басуларда коры үлән, чүп яндыруны тулысынча туктатырга чакырам”, – дип мөрәҗәгать итә Марат Шәрәфетдинов.

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас