

Уфада «Volvo» йөк машинасы руле артында утырган 38 яшьлек ир җәяү юл аша чыгып баручы хатынны бәрдергән.
Бу аяныч хәл бүген, 27 апрельдә, кичке алтылар тирәсендә Комсомол урамы белән Галле урамы чатында була. Водитель светофордан уң якка борылганда җәяүлеләрнең үтеп беткәнен көтмичә борыла. Шул вакытта уң яктан юл аша чыгып баручы хатынның өстенә менә, алгы һәм арткы тәгәрмәчләре белән аны таптата. Имгәнүләрдән һәм алынган җәрәхәтләрдән җәяүле урында ук үлә.
Юл һәлакәтенең барлык сәбәпләрен һәм шартларын Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре ачыклаячак.