

Бүген төнлә башкаланың Гражданнарны яклау идарәсенең эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре Киров урамында “үлем йорты” дигән күңелсез даны таралган йортта лифт шахтасына төшеп киткән яшь кызны коткарган.
Ведомство хәбәре буенча, 21 яшьлек кыз төзелеп бетмәгән ташландык бинада дуслары компаниясе белән булган. Яшьләр күп катлы йортны карап, анда йөреп чыгарга (башка йөрер урын юк диярсең!) уйлаган. Караңгы йортның дүртенче катында кыз нәрсәгәдер абынган да лифт шахтасына егылып төшкән. Бәхеткә, ул исән.
Яшь кызны лифт шахтасыннан чыгарыр өчен коткаручылар альпинистлар корылмасы белән баскыч кулланган. Лифт шахтасына төшеп, носилкада кызны өскә мендергәч, табибларга тапшырганнар.
Чыганак: bashinform.ru