

Свердловск өлкәсенең Сосьва авылында чыккан янгын нәтиҗәсендә 100дән артык бина һәм каралты-кура янып беткән. Бу хакта Русиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә.
25 апрельдә чыккан янгында 100дән артык бинага зыян килгән. Ялкынны сүндереп, җимерекләрне аралаганда бер кеше мәете ачыкланган. Янгын тиз таралуга коры үлән һәм көчле җил сәбәпче булган. Җилнең тизлеге секундына 20 метрга кадәр җиткән. Ялкын дөрләгән урыннарга янгын сүндерүчеләр Сосьва елгасыннан 2 километрга кадәр озынлыктагы магистраль линияләр сузганнар.
Янгын чыгу турындагы хәбәр сишәмбе көнне урындагы вакыт белән 15:30 тирәсендә билгеле булган. Биредә колония бар. Янгын аның территориясенә таралмасын өчен ведомстволы янгын частеннан 3 берәмлек техника һәм 12 шәхси составтан 12 кеше җәлеп ителгән булган, акрынлап кешеләр һәм техника санын арттырганнар.
Янгын аркасында 23 санлы дәвалау-төзәтү учреждениесеннән 240 хөкем ителгән кешене эвакуацияләгәннәр. Тоткыннар арасында каза күрүчеләр юк. Дөрес булса, янгын көндез пилорамада чыккан һәм тиз арада күрше каралты-кураларга күчкән. Коткаручылар 1200 йортны уттан саклап кала алган.
Соңгы мәгълүматларга ярашлы, янгында бер кеше хәбәрсез югалган. Яңартылган хәбәрләр буенча, Сосьвада 110 йорт көлгә әйләнгән.
Коткаручылар 89 яшьлек пенсионер хатынны эзли. Ул янып беткән йортларның берсендә яшәгән. SHOT Telegram-каналы язуынча, авылда 150 бина янган, шуларның 110ы – торак йортлар. Янгын ялмап алган авылдан 610 кешене эвакуацияләгәннәр, шуларның 140ы – балалар.
Язгы җилле көннәрдә уттан сак булыйк, җәмәгать!
Чыганак: lenta.ru