Хәвеф-хәтәр
26 апрель 2023, 15:46

Имтиханнан куркып бер кап дару эчкән

Ә исегездәме, безнең заманда мәктәптә алган билгеләргә караш тынычрак иде.

 Мәскәүдә 13 яшьлек  укучы кыз инглиз  теленнән имтихан алдыннан бер кап авыртуны баса торган дарулар эчкән. Аны дәваханәгә алып киткәннәр.

Moslenta язунча, үсмер кыз  спазмолитикны өеннән алып килгән һәм тест алдыннан дулкынланып 50 таблетка эчкән. Күп тә үтми ул класс җитәкчесенә  үзен начар хис итүен әйткән. Педагог ашыгыч ярдәм чакырткан, дәваханәдә кызга кискен агулану диагнозы куйганнар.

Мәктәптә педагоглар җиденче класс укучысының өлгерешен  уңай бәялиләр. Имтихан алдыннан аның бик каты дулкынлануының сәбәбен ачыклыйлар. Укучы кызның әти-әнисен дә тикшерәләр.

Ә исегездәме, безнең заманда мәктәптә алган билгеләргә караш тынычрак иде.  Мондый очракларны хәтерләмим. “Икеле”не ул вакытта да куялар иде, әмма хәзерге кебек куркыныч адымга баручылар истә юк. Тормыш кыйммәтләре үзгәрәме соң?  Нишләп тормышка караш шулкадәр җиңел? Нишләп балалар әти-әниләре турында уйламый? Яисә шул ук ата-ана баласыннан артык күпне таләп итәме? Югарыда язылган очраклар турында укып-карап белгән саен шундый сораулар тынгы бирми...

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас