+21 °С
Болытлы


Подмосковьеның Пушкин шәһәрендә өч яшьлек бала травматик пистолеттан үзенең башына аткан. Мәскәү өлкәсе прокуратурасы хәбәре буенча, малай исән калган. Аны дәваханәгә алып киткәннәр.
Нәни малай өйдә әти-әнисез калган һәм пистолетны табып алып, үзенә аткан. Әле ведомство вакыйганың нечкәлекләрен ачыклый.
“112” Телеграм-каналы хәбәр итүенчә, малайның баш сөяге сынган. Хәле бик авыр...
Эх, шундый-мондый корал балалар кулы җитмәстәй урында сакланырга тиеш тә бит. Ата-ана кая карады икән?
Чыганак: Moslenta.ru