

Бүген, 25 апрельдә, Уфа урамында печән янган.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсеннән хәбәр итүләренчә, “Июнь” сәүдә-күңел ачу үзәгендәге автостоянкада коры печән янган. Утыз квадрат метр мәйданга таралган утны коткаручылар килеп сүндергән. Бәхеткә, бу вакыйгада берәү дә зыян күрмәгән.
Уфа уртасына печән кайдан килеп чыккан? Эш болай була: Комсомол урамы буйлап китеп барган Митсубиши Fuso йөк машинасының арбасындагы печәнгә ут каба. Моны күреп калган водитель печәнне сәүдә комплексының парковкасына бушата.
Әле печәнгә ут кабу сәбәпләре ачыклана.