

Уфада исерек балалар йорты тәрбияләнүчесе тәрбиячене һәм шәфкать туташын кыйнаган. Сәбәбе – алар үсмергә исерек килеш руль артына утырырга комачаулаган. Бу хәл видеога эләккән.
Кадрлардан күренүенчә, ике хатын чайкалып торган исерек үсмернең мотоциклга утырыуына каршы килә. Моңа җавап итеп, малай хатыннарның берсен этеп җибәрә.
Mash Batash Телеграм-каналы язуынча, үсмер дусты (аны балалар йортыннан туган тиешле апасы алган) белән йөрергә дип чыккан. 17 яшьлек малайлар хәмер эчкән, малайларның берсе дустын мотоциклда өенә кадәр илтеп куймакчы булган. Моны эшләмәскә үгетләгән хатыннар малайның ачуын кабарткан һәм ул аларга һөҗүм иткән.
Нәтиҗәдә балалар йортында эшләүче шәфкать туташының – борыны, тәрбияче хатынның кулы сынган. Вакыйгадан соң үсмер качкан һәм иртәнгә табаны сынган килеш учреждениегә кайткан. Тәрбияче белән шәфкать туташы полициягә гариза язганнар.
Чыганак: lenta.ru