Хәвеф-хәтәр
25 апрель 2023, 05:47

Санавиация вертолёты һәлакәткә очраган

Кая очкан ул? 

Санавиация вертолёты һәлакәткә очраганСанавиация вертолёты һәлакәткә очраган
Санавиация вертолёты һәлакәткә очраган

Волгоград өлкәсендә кичә соң гына санавиация вертолеты авиаһәлакәткә очраган. Бу хакта бүген, 25 апрельдә, билгеле булды. "Ансат" һава судносы Городищенск районының Ерзовка поселогына очкан. Әмма авылга 5 км кала ул һәлакәткә тарыган. Вертолетта пассажирлар булмаган, пилот Олег Виноградов һәлак булган. Очкычның җимерекләрен "Аэросоюз Волгоград" мәйданыннан 5 км ераклыкта тапканнар. 

Гадәттән тыш хәлне беренчел версиясе - очкычның төзек булмавы. Вертолет пилоты диспетчерга тиздән җиргә төшеп утырачагы турында хәбәр итә, әмма әйткән урында күренми. 

Тикшерүчеләр "Су, диңгез, һава, тимер юлы транспортын эксплуатацияләүнең кагыйдәләрен бозу" маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.

Чыганак: lenta.ru

Санавиация вертолёты һәлакәткә очраган
Санавиация вертолёты һәлакәткә очраган
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас