

Полиция хезмәткәрләре Гафури районында җәяүле үлеме белән бәйле авария сәбәпләрен ачыклый.
БР буенча ЮХХДИ җитәкчесе Владимир Севастьянов мәгълүматы буенча, төнге сәгать берләр тирәсендә Толбазы - Красноусольский юлының 48нче километрында ВАЗ-2109 машинасы руле артындагы 32 яшьлек уфалы 41 яшьлек җәяүле хатынны таптаган. Кызганычка каршы, алган тән җәрәхәтләреннән хатын шунда ук җан биргән.
Водитель сүзләренчә, мәрхүмә хатын хәрәкәт уңаеннан юл читеннән китеп барган. Аның киемендә яктылыкны кайтаручы билгеләр булмаган.
Чыганак: " Башинформ"