Хәвеф-хәтәр
24 Апреля 2023, 04:56

Севастопольне беспилотниклар атакалаган

Иртән торуга шундый хәбәрләр таралган.

Севастопольне беспилотниклар атакалаганСевастопольне беспилотниклар атакалаган
Севастопольне беспилотниклар атакалаган

Севастопольдә су өсте беспилотниклары аркасында диңгез транспорты хәрәкәте туктатылган. Бу хакта Телеграм-каналлар һәм башка мәгълүмат ресурслары хәбәр итә. 

"Хөрмәтле пассажирлар! Диңгез транспорты хәрәкәте туктатыла", - дип язган шәһәрнең юл-транспорт инфраструктурасы үсеше буенча дирекция үзенең Телеграм-каналында.

Пассажирларны бу хакта кисәткәннәр, диңгез транспорты хәрәкәтендәге үзгәрешләр хакында өстәмә хәбәр ителәчәк. Компенсацион маршрутта җир өсте транспорты йөриячәк. Моңа кадәр Севастополь губернаторы Михаил Развожаев Кара диңгез флоты тышкы рейдта шәһәрне атакалаган су өсте беспилотнигын юкка чыгарган, дип хәбәр итте. 

Беспилотник һөҗүме бүген, 24 апрельдә, дүшәмбегә карый төндә 3:30 сәгатьтән алып теркәлгән. Тагын бер дрон, губернатор сүзләренчә, үзе шартлаган. Бер объектка да зыян килмәгән. Шәһәрнең бар объектлары - әзерлек режимында. 

Чыганак: lenta.ru

Фото: URA.RU

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас