Хәвеф-хәтәр
24 апрель 2023, 13:17

Благовар районында трассада - коточкыч янгын

Коры үлән яну сәбәпле авария дә  теркәлгән. 

Видеодан скрин.Видеодан скрин.
Фото:Видеодан скрин.

Благовар районында  М5 трассасының 1408нче километрында коры үләнгә ут кабу сәбәпле юл тирәсендә куе төтен күзәтелә. Бу хакта БР буенча ЮХХДИ идарәсе бүген, 24 апрельдә, хәбәр итә.
Юлларда күрүчәнлек начар булу сәбәпле авария дә булган. Бу сәгатькә 3 машина катнашлыгындагы юл-транспорт һәлакәте турында билгеле. Каза күрүчеләр юк. Вакыйга урынына юлдагыларга ярдәм күрсәтер өчен өстәмә ДПС экипажлары юнәлтелгән. Мессенджерларга  моны тасвирлаучы видеолар да таралды. Авария моментына төшерелгән видеоязмаларда чынлап та ап-ак куе  төтен күренә.

БРның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, 4,5 гектар мәйдандагы янгын сүндерелгән, аның белән көрәшкә 21 кеше җәлеп ителгән. Составында 15 кеше булган аэромобиль төркем дә җәлеп ителгән. Янгын сүндерү дәвам итә. Җилнең ара-тирә көчәюе дә аны тиз арада тулысынча сүндереп бетерергә комачаулый. 

Чыганак: Баш ДТП Телеграм-каналы. 

Видеодан скрин.
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас