

Норильск шәһәрендә бер ай дәвалаганнан соң магнитлар йоткан ике яшьлек кыз бала үлгән.
РЕН ТВ хәбәр итүенчә, бала 12 мартта магнитлар йоткан. Кызның әнисе сөйләвенчә, күп тә үтми ул коса башлаган, баланың бик каты эче авырта башлаган. Икенче көнне кызчыкны дәваханәгә салганнар.
19 мартта баланың хәле кисәк начарайган һәм табибларга аны ясалма сулыш аппаратына тоташтырырга туры килгән. Медиклар никадәр кыз баланың гомерен саклап калырга тырышсалар да, 14 апрельдә ул үлгән.
Җинаять эше кузгатылган.
Чыганак: lenta.ru