+24 °С
Дождь


Екатеринбургта тышка уйнарга чыгарга теләгән малай балконнан егылып төшкән. Моннан алдагы көнне соң кайтканы өчен өлкәннәр аның өстеннән бикләп киткәннәр.
SHOT Telegram-каналы мәгълүматы буенча, малай өйдә ялгызы булган. Җәза рәвешендә әти-әнисе аңа тышка чыгуны тыйган. Ә үзләре каядыр чыгып киткән. Тапкыр малай балкон аша (видеодан күренүенчә, ул дүртенче катта яшәгән) тышка чыгарга уйлаган, әмма егылып төшкән.
Малайны дәваханәгә алып киткәннәр.
Чыганак: SHOT Telegram-каналы.