

Түбәнге Новгород өлкәсенең Дзержинск шәһәрендә яшәүче ир биш катлы йорт тәрәзәсеннән телевизор атып бәргән. Ә ул шул тирәдән очраклы рәвештә узып баручы хатын-кыз башына төшкән. Бу хәлне якыннан узып баручы машина видеорегистраторы теркәгән.
Кадрлардан күренүенчә, телевизор икенче кат тәрәзәсеннән чыгып оча. Машина йорт тирәсенә якынайгач, асфальтта яткан хатын-кызны күрергә була.
Вакыйганың шаһиты сөйләвенчә, телевизор астында калган хатынның башы ярылган. “Әлбәттә, кан күп иде анда. Хатын шунда ук һушына килде. Мин ашыгыч ярдәм чакырттым. Әле хәле уртача, тотрыклы”, – дигән ул.
Шулай ук шаһит исенә төшерүенчә, фатир тәрәзәсеннән телевизорны атып бәргән ир ашыгыч ярдәм килгәнче башы тишелгән хатын утырып торсын өчен урамга утыргыч алып чыккан. Һәм каза күргән хатын алдында гафу үтенгән.
“Күренеп тора иде инде нервлары какшаганы. Бәлки, талашу нәтиҗәсе булгандыр”, – дип фаразлый вакыйганың шаһиты.
Чыганак: lenta.ru