Хәвеф-хәтәр
20 апрель 2023, 20:43

Бер шешә шәраб өчен...

Пенсионер оныгын буа башлаган.

luding.ruluding.ru
Фото:luding.ru

Мәскәүнең көньяк-көнбатышында пенсионер биш яшьлек оныгын чак кына буып үтермәгән, күп тә үтми ул полиция бүлегендә үлгән.

MK.RU хәбәр итүенчә, яшь хатын 67 яшьлек әтисенең бүлмәсеннән улының кычкыруын ишеткән. Ире белән йөгереп керсәләр, хатын муенын тоткан улын күргән.

Малай уйнаган вакытта кәнәфигә менүен сөйләгән. Картәти кеше моңа ачуланган, ул оныгын муеныннан эләктергән һәм  бүлмә уртасына сөйрәгән. Баланың әнисе әтисеннән нәрсә булды дип сораша башлагач, ул дәшмәгән.

Хатын полиция чакыртырга уйлаган. Полицейскийлар исә җәнҗалчыларга бүлеккә барырга тәкъдим иткән. Сорау алыр өчен алар пенсионерны – бер бүлмәгә, әти-әнисе белән малайны икенче кабинетка  билгеләгәннәр.

Бераздан өлкән яшьтәге ир утырган кабинеттан ярдәм сорап кычкырулары ишетелгән. Туганнары йөгереп кергәч, алар инспекторның ава башлаган пенсионерны тотып калырга маташуын күргән. Ирне яңадан утыргычка утыртканнар, тик ул тын алудан туктаган.

Пенсионерның кызы аңлатуынча, әтисе яман шеш белән көрәшкән, дәвалау курсы үткән. Оныгын ул кәнәфи артында яшергән шәраб шешәсе өчен  буа башлаган. Иргә спиртлы эчемлекләр эчәргә ярамаган. Картәти кеше малай   әти-әнисенә  шәраб турында сөйләр дип курыккан...

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас