Хәвеф-хәтәр
20 апрель 2023, 11:27

Исереп кайткан үсмерне әнисе бик каты тиргәгән

"Моннан ары дусларың янына беркая чыкмыйсың!" - дип кисәткән ана кеше улын. 

fb.rufb.ru
Фото:fb.ru

Дуслары белән очрашудан (яшьләр телендә “вписка” дип йөртелә) исереп кайткан үсмерне әнисе өй арестына утырткач, ул үз-үзенәкул салмакчы булган.

Мәскәүнең 117 санлы мәктәбендә  белем алучы 15 яшьлек үсмер дус кызының туган көненә дип киткән һәм исереп кайткан. Аңардан хәмер исе килгән, теле көрмәкләнгән. Әнисе малайны бик каты тиргәгән, тәрбияви максатларда мобиль телефонын һәм ноутбугын тартып алган, айнырга дип бүлмәсенә кертеп җибәргән. Моннан соң озак вакыт әле беркая да бармаячаксың, дип кисәткән.

Күпмедер вакыттан соң үсмер үзен начар хис иткән. Кухняда антидепрессантлардан бушаган капны күргән әнисе тиз арада ашыгыч ярдәм хезмәтен чакырткан. Малайның ашказанын юдырганнар, бәхеткә, аның гомеренә куркыныч янамый.

Вакыйгага ике атна кала ана кеше улын психиатрга алып барган булган. Табиб үсмергә антидепрессантлар билгеләгән. 

Чыганак: SHOT Telegram-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас