Хәвеф-хәтәр
20 апрель 2023, 17:04

Ике автобус бәрелешкән

Пассажирлар ни хәлдә соң?

Бүген Уфада ике пассажир автобусы бәрелешкән. Салонында 25ләп пассажир исәпләнгән 249нчы санлы маршрут буенча хәрәкәт иткән “Ютонг” автобусы водителе “МАЗ” белән бәрелешкән. 266нчы маршрут буенча хәрәкәт иткән автобуста 20 кеше китеп барган. Бу хакта Уфа буенча ЮХХДИ идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр итәләр.

Авария нәтиҗәсендә “Ютонг” автобусында җәрәхәтләнгән 17 яшьлек пассажир кыз үзаллы дәваханәгә мөрәҗәгать иткән. Медицина ярдәме күрсәткәннән соң, аны өенә кайтарып җибәргәннәр.  Калган пассажирлар каза күрмәгән. 

Авария очрагы буенча тикшерү эше бара. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас