

Подмосковьеның Балашиха шәһәрендәге фаҗига турында язган идек. Луганскидан килгән качкын хатын 8 кат тәрәзәсеннән сикереп һәлак булган. Аның өч яшьлек кызын тәүлектән артык җир бетереп эзләделәр. Әмма могҗиза булмый калды, кызганычка каршы. Сабыйның гәүдәсен икенче кат балконы белән подъезд козырегы арасындагы бушлыкта тапканнар. Анасыннан кул сузымында диярлек баланың мәете дә яткан.
Мәрхүмә хатын һәм аның кызы хакында күршеләре уңай фикердә. Гадәти гаилә, диләр алар турында.
Күп катлы йортта яшәүче бер ир сүзләренчә, хатын биредә февраль уртасыннан алып фатир арендалаган. Читләрдән фатирга бала белән уйнарга башка балалар гына кергән. "Кыз бала чая һәм үткер иде. Каядыр чыкканда гел тавышы ишетелә иде, балалар шулай бит инде. Кызчык яңгыравык тавышлы иде", - ди ир. Мәрхүмәләр тыныч яшәгән, йортта яшәүчеләрнең күбесе алар белән таныш булмаган.
Луганскидан килгән качкын хатынның гәүдәсен Балашихадагы күп катлы йорт козырегында 18 апрель иртәсендә тапканнар. Күзәтү камераларында хатынның подъездга баласы белән кереп, башкача аннан чыкмавын күрсәләр дә, нәни кызны волонтерлар һәм полицейскийлар тәүлеккә якын эзләделәр. Тик аның гәүдәсе әнисенең мәете янәшәсендә диярлек яткан. Махсус өйрәтелгән этләр дә ничек бала гәүдәсен табарга булышмаган - бу сорау әлегә ачык булып кала.
Чыганак: lenta.ru
Фото: msk1.ru