+20 °С
Облачно


Кичә 35 яшьлек хатын-кызны поезд бәрдергән. Башкортстанның гадәттән тыш хәлләр буенча Дәүләт комитеты башлыгы Фәрит Гомәров хәбәр иткәнчә, әлеге вакыйга 16 апрельдә Туймазы районында булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, хатын-кыз тимер юлны ярамаган урыннан чыгып барган, ә якынлашып килүче поезд бәрдерер дип курыкмаган. Нәтиҗәдә, машинист туктап өлгерә алмаган... Ул бик нык имгәнгән һәм табиблар килгәнче үлгән.
Хәзер бу фаҗиганең сәбәпләрен хокук саклау органнары ачыклый.