Хәвеф-хәтәр
17 апрель 2023, 11:14

Баланы талап үтергән этләрне янә иреккә җибәрәчәкләр

Ырынбур шәһәре советы депутаты сүзләренчә, бүгенге көндә анда 5000 (!) сукбай эт урамда йөри. 

statenews.rustatenews.ru
Фото:statenews.ru

Ырынбурда баланы талап үтергән берәдәк этләрне янә урамга чыгарып җибәрәчәкләр, дип хәбәр итә шәһәр башлыгы Сергей Салмин. Гамәлдәге законнарга ярашлы  шулай эшләнелә, дип китерә түрә сүзләрен Ырынбурның рәсми порталы.

“Этләрне тоту, биркалар беркетү һәм аларны элекке мохитләренә яшәргә чыгарып җибәрү – федераль законның таләпләре шундый”, – ди Салмин.  Шәһәр башлыгы әлеге законнарның нәтиҗәсез булуын белдерә, чөнки ул “пробелманың асылын хәл итми”.

Салмин  норматив-хокукый актлар белән каралмаган “радикальрәк чаралар” күрү кирәклеге хакында белдерә. Төбәк властьлары сукбай хайваннарны контрольдә тоту өлкәсендә муниципалитетлар вәкаләтләрен киңәйтү турындагы башлангычны әзерләделәр, дип өсти ул.  

Берәдәк этләр көтүе 8 яшьлек балага кичә, 16 апрельдә, һөҗүм иткән. Малай дусты белән Промышленный районында  үзе яшәгән тирәдә уйнап йөргән. Бала шунда ук үлгән. Биш эт сабыйны ботарлаган вакытта шунда яшәүче ир кар көри торган көрәк белән этләрне куган. Әйткәндәй,  шул ук урында сукбай этләр кешеләргә әллә ничә тапкыр һөҗүм иткән булган инде, бәхеткә, үлем очраклары булмаган. Көтүдәге берәдәк этләрнең өчесе биркалы булган. Аларны хәтта тотмаячаклар да, федераль закон нигезендә алар моңарчы яшәгән мохиттә көн күрергә тиеш. Дүрт биркасыз маэмайларны тотып алып киткәннәр. Өч атна үткәч, стерилизация үткәреп, прививкалар ясап, бирка урнаштыргач, аларны янә шушында китерәчәкләр...

 

Әйткәндәй, Ырынбур шәһәр советының бер  депутаты сүзләренчә, шәһәр урамнарында  бүгенге көндә 5 мең берәдәк эт йөри.  

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас