Хәвеф-хәтәр
16 апрель 2023, 16:45

Ырынбурда берәдәк этләр баланы талап үтергән

Зоозащитниклар гамәлләренең "җимешләре" инде бу, күрегез...

103news.com103news.com
Фото:103news.com

Ырынбурда  бер баланы берәдәк этләр талап үтергән.  Бу хакта Русиянең Тикшерү комитетында хәбәр итәләр. Фаҗига бүген, 16 апрельдә, теркәлгән.

Максим исемле үлгән малайга  9 яшь булган. Пасха уңаеннан ул дусты белән күршеләренә кунакка күчтәнәч җыеп йөргән (шундый йола бар). Көндез ул өйгә конфетлар җыеп кайткан, соңрак тагын бер сәгатькә дип чыгып киткән. Уйнап кергәч, дәресләрне әзерлим, дип чыгып киткән ул, әмма инде әйләнеп кайтмаган. Кольцевая урамындагы биш катлы йортлар янындагы гаражлар кооперативында  сукбай этләр Максим белән дустына ташланган. Максим вакыйга урынында ук  үлгән, икенче малай котырынган этләр көтүеннән кача алган.

“Ваемсызлык” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Төбәктә берәдәк хайваннарны тоту буенча җаваплыларның эшенә бәя биреләчәк.

Коточкыч. Улларын югалткан гаиләнең кайгы-хәсрәтен күз алдына китереп булмый...

Кешеклелек, гуманизм дип сөйләргә яраталар хәзер. Менә зоозащитниклар хәрәкәте гамәлләренең “җимешләре” инде бу, күрегез... 

Чыганак: iz.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас