

Курс өлкәсендә Охочевск балалар приютында вейплар өчен сыекча белән балалар агуланган. Бу хакта Mash Telegram-каналы хәбәр итә.
Агулану аркасында балалар баш авыртуга, күңел болгануга, косуга, һәм кан басымы күтәрелүгә зарланалар. Социаль яклап имин булмаган балалар өчен приют хезмәткәрләре сөйләвенчә, биредә тәрбияләнүчеләр соңгы арада медпунктка еш мөрәҗәгать итә, кайсыбер балалар агрессив һәм ярсулыга әйләнгән. Еш кына балаларның тышта вейп тартып торуларын күрәләр, ди.
Охшаш симптомнар белән табибларга приюттагы 15 яшьлек кыз да мөрәҗәгать иткән. Үсмер кыз сөйләвенчә, ул соңгы арада вейплар тартмый, әмма элегрәк тарткан, хәтта артыгы белән. Приютны әлеге вакытта полиция хезмәткәрләре һәм психологлар тикшерә.
11 апрельдә Дәүләт Думасы вейпларның әйләнешен катгыйлатучы, шулай ук балаларга аны сатуны тулысынча тыючы законны кабул итте. Законга ярашлы, вейплар өчен сыекчалар әйләнешенә тыю кертелә, шул исәптә составында никотин булмаган сыекчаларга да. Төрле ароматизаторлар һәм тәмләткеч өстәмәләр булган бу сыекчалар никотинга бәйлелекне көчәйтә генә.
Чыганак: lenta.ru