

Синоптиклар алдан кисәткәнчә, 14 апрельгә каршы төндә Уфада көчле җил купты. Нәтиҗәдә, төннә Карл Маркс урамындагы 32нче санлы йорт янында зур агач ауган. Хәер, монысыннан беркем дә зыян күрмәгән.
«Вся Уфа» телеканалы мәгълүматлары буенча, җил Революцион урамындагы 28нче санлы йортның түбәсен очырган. Кешеләр зыян күрмәгән. Шәһәрне гражданнар яклау идарәсе матбугат хезмәте көчле җил Уфада тагын берничә урында матди зыян китерүе турында хәбәр итә.
Калинин районында зур агач автомобильләр өстенә ауган, бер агач юлга аркылы төшкән. Ленин районында да шундый ике хәл теркәлгән. Беренчесе - агач юлга төшеп каплаган, икенче очракта — түбә җимерелеп, ул автомобильгә төшкән.
Тагын бер вакыйга турында БашДТП телеграм-каналы хәбәр итә: Бакалы урамындагы 23нче йортта металл конструкция автомобиль түбәсенә очып төшкән.