Хәвеф-хәтәр
14 апрель 2023, 05:02

Балыкчы ятьмәләргә уралган

Яраткан шөгыле аны харап иткән...

Балыкчы ятьмәләргә уралганБалыкчы ятьмәләргә уралган
Балыкчы ятьмәләргә уралган

Кичә төнге уникеләр тирәсендә махсус хезмәтләргә Уфа районында бер ирнең Кривое күленә балык тотарга киткән җиреннән әйләнеп кайтмавы турында хәбәр иткәннәр. 

БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, коткаручылар шунда ук вакыйга урынына ашыккан. Эзли башлагач, күп тә үтми балыкчының гәүдәсен тапканнар һәм ярга чыгарганнар. 

Коткаручылар версиясе буенча, 1953 елгы ир, ятьмәләрне тикшергәндә көймәдән суга төшеп киткән һәм шул ятьмәләргә уралып күлдә баткан... 

Кем белә, бәлки, бу хәл җәен булса, балыкчы исән дә калыр иде. Әмма әле су бик салкын шул... 

Чыганак: "Башинформ"

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас