Хәвеф-хәтәр
13 апрель 2023, 08:30

Автобус водителе баланы төнлә ят шәһәрдә төшереп калдырган

Бу хәл безнең Башкортстанда булган.

Автобус водителе баланы төнлә ят шәһәрдә төшереп калдырганАвтобус водителе баланы төнлә ят шәһәрдә төшереп калдырган
Автобус водителе баланы төнлә ят шәһәрдә төшереп калдырган

 

Әлеге вакытта тикшерүчеләр вакыйганың нечкәлекләрен өйрәнә, дип хәбәр итә Тикшерү комитетының матбугат хезмәте. Әнисе 12 яшьлек малаен, водитель белән сөйләшеп, Уфа-Ишембай-Салават автобусына утыртып җибәрә. Малайны соңгы тукталышта картәнисе каршы алып, юл өчен түләргә тиеш була.

Әмма юлда барганда водитель маршрутын үзгәртә һәм башта Салават шәһәренә керә, аннан Ишембайга юл ала. Малайның Салаватта төшеп калмавын белгәч, кап-кара төндә бер ялгызын Ишембайда төшереп калдыра да үз юлы белән китә.

Автобус водителе эшләгән оешма водительны яклашып чыккан. Алар малайның гаиләсеннән гафу үтенүне кирәк дип тапмаганнар.  Хәзер бу вакыйга белән Тикшерү комитеты шөгыльләнә.

Чыганак: tatpressa.ru

gubdaily.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас