

Янгын куркынычы янаган язгы-җәйге чорга аяк бастык. Нәкъ менә язын, апрель-март-май айларында күп була алар. Чөнки кая карама былтыргыдан калган коры үлән сабаклары тырпаешып утыра. Элек аларны печәнгә чабып бетерәләр иде, хәзер шул килеш калалар. Бер очкыннан күкерт кебек кабынып китә алар.
Шуны исәпкә алып, Башкортстанда 17 апрельдән 15 майга кадәр бөтен республика территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә. Республика башлыгының тиешле боерыгы хокукый мәгълүмат порталында 11 апрельдә басылып чыкты. Республика башкарма хакимият органнарына, җирле үзидарә органнарына янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча тиешле чаралар күрергә тәкъдим ителгән анда.
Режим гамәлдә булган вакытта авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә, төбәк әһәмиятендәге аеруча саклана торган табигый биләмәләрдә, юл, елга һәм күл буйларында, шәһәр һәм авыл җирлекләрендә, бакчачылык ширкәтләрендә, предприятиеләр һәм оешмалар, чүплекләр һәм каты көнкүреш калдыклары полигоннары территорияләрендә янгын хәвефе тудырган эшләр үткәрү тыела.
Бу урыннарда янгын хәвефен даими мониторингларга,аларны контрольдә тотарга кушыла. Табигый янгыннар белән бәйле гадәттән тыш хәлләрне вакытында ачыклау андый очракларның килеп чыгуын күзәтү максатларында муниципаль берәмлекләрнең патруль-маневр төркемнәренең нәтиҗәле эшләвен тәэмин итәргә кирәк. Ачык ут чыганакларын ачыклау һәм оператив сүндерү мөһим. Янучан калдыкларны, чүп-чарны, коры үләнне, яфракларны махсус мәйданчыкларга, контейнерларга яки капчыкларга җыярга кирәк.
Гражданнарның ял итү урыннарында, бакчачылык ширкәтләрендә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу очракларын ачыклау максатларында рейдлар оештырырга, янгын хәвефсезлеге таләпләрен үтәүне контрольдә тоту өчен автомобиль патруле булдырырга кушыла.
Туристик төркемнәр оештырылган урыннарда янгын хәвефсезлеге таләпләрен үтәү буенча һәркем белән аңлату эше алып барылырга тиеш.
Гадәттән тыш хәлләр буенча төбәк дәүләт комитеты мәгълүматларына ярашлы узган атнада республиканың 45 районында 157,9 гектар мәйданда коры үлән януның 202 очрагы теркәлгән.
Кызганычка каршы, янгын аркасында кеше гомерләре дә өзелә. Әйтик, бу атна башында Кушнаренко районы Калтай авылында кирпеч йортта чыккан янгында 57 яшьлек ир-ат һәлак булган.
Шулай ук Авыргазы районының Мостафа авылында да зур янгын чыккан. Монда бүрәнә йортны, аның янәшәсендәге дүрт агач сарайны һәм ике чит ил машинасы ут чолгап алган булган. Утның тиз таралуына көчле җил һәм төзелешләрнең якын урнашуы ярдәм итә. Янгын сүндерелгән. Зыян күрүчеләр турында хәбәр ителми.
Күрше Татарстан Республикасының Актаныш районы Татар Ямалы авылында да коточкыч янгын теркәлгән. Бер әби үз хуҗалыгында чүп-чарны яндырырга карар итеп, ярты авылны яндырган. Нәтиҗәдә, янгыннан 2 торак йорт һәм 3 торак булмаган бина зыян күргән. Шөкер, беркемнең дә гомере өзелмәгән. Янгын ике сәгатьтән соң сүндерелгән.