Хәвеф-хәтәр
12 апрель 2023, 15:57

Уфада 17 яшьлек кыз бишенче каттан егылган

Вакыйга "үлем йорты" дип йөртелгән бинада теркәлгән. 

"Башинформ" архивыннан."Башинформ" архивыннан.
Фото:"Башинформ" архивыннан.

Бүген Уфада бәхетсез очрак теркәлгән. “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы, махсус хезмәтләрдәге үз чыганагына таянып, түбәндәгене хәбәр итә.  Башкаланың үзәгенең Киров урамында  “үлем йорты” дигән даны таралган төзелеп бетмәгән бинадан 17 яшьлек кыз егылып төшкән.

“Кыз егете белән әлеге йорт территориясенә кереп, югары катларга менгәннәр. Баскычтан менгәндә кыз нишләптер абынган да, 5-6 кат  биеклегеннән егылып төшкән. Ул үзенә “ашыгыч ярдәм” чакырта алган. Үсмерне дәваханәгә алып киткәннәр”, – дигән агентлыкка үз чыганагы.

БР Сәламәтлек саклау  министрлыгында имгәнгән кызны үз аңында  республика балалар клиник дәваханәсенә озатуларын, анда аңа операция ясауларын хәбәр иттеләр. Үсмернең хәле авыр, ди.

Вакыйгага карата сораулар күп, әлбәттә. Нишләп кыз үзе “ашыгыч ярдәм” чакырткан, моны егете эшләргә тиеш бит инде югыйсә!

Төзеп бетерәсе булмагач, ул йортны җимереп кенә ташларга да бит, эх! Тормыш юлларында адашкан яшьләрне бу ташландык бина ымсындырып тик тора... Аннан бигрәк, баскычлары булса да, төзелеп бетмәгәч,  аның тотынгычлары һәм култыксалары юк, лифт шахтасы буш, чыннан да таеп яисә абынып киттең исә, сөякләреңне дә җыеп алалмаслар...

Әйткәндәй, яз җитү белән төзелеп бетмәгән бина янә  курку белмәс яшьләрне үзенә җәлеп итеп тора. Югарыда язылган очрактан соң (!) бүген  "үлем йорты" түбәсенең кырыенда гашыйкларны күреп калганнар... 



Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас