

Ана кеше үзаллы дәвалап маташканнан соң Санкт-Петербургта бер яшьлек сабый реанимациягә эләккән. Нәни малайның хәле уртача авырлыкта дип бәяләнә.
Вакыйга шәһәрнең Красносельский районында кичә, 11 апрельдә, теркәлгән. Үзбәкстан гражданлыгына ия хатын сүзләренчә, ул тамагы авырткан баласына берничә препарат кушып, укол кадаган. Нәтиҗәдә авыр хәлдәге баланы "ашыгыч ярдәм" дәваханәгә алып киткән.
Табиблар малайга ОРВИ, ларинготрахеит (тамак һәм трахеянең ялкынсынуы) һәм 1-2 дәрәҗәдәге стеноз диагнозларын куйганнар. Әле ул табиблар күзәтүе астында.
Чыганак: lenta.ru