

Соңгы көннәрдә хәбәрләр, яңалыклар арасында янгыннар турында ешайганы күзгә чагыла башлады. Пермь өлкәсенең Бардабашка авылында күпбалалы гаилә әгъзаларын янгында һәлак булудан... 2 яшьлек бала коткарган.
Алар шәхси йортта яшәгән булганнар. 14, 9 яшьлек малайлар һәм 10 яшьлек кыз үз бүлмәләрендә йокларга ята, әни кеше иң кече баласы белән мультфильм карый һәм йоклап китә. Ул йокы аралаш баласының елаганын ишетә. Кыска ялганыштан ут сүнеп, телевизор күрсәтми башлагач, бала елый башлаган икән.
“Уянып, күзләремне ачсам, өй эче кап-караңгы, төтенгә тын алалмый, буыла башладым, - дип искә ала хатын. – Мин баланы тиз генә эләктердем дә өлкәннәре йоклаган икенче катка чаптым. Тиз генә аларны уятып урамга чыгып йөгердек”.
Янгынны күреп, күршеләре гадәттән тыш хәлләр министрлыгына хәбәр иткән. Янган өйне берничә сәгатьтән генә сүндергәннәр, гаиләнең бөтен әйбере янып беткән.
Урындагы эшкуарлар белән халык гаиләгә кулыннан килгәнчә ярдәм иткән.
Чыганак: perm.kp.ru