

Уфа гимназияләренең берсендә дүртенче сыйныф укучылары якалашып киткән. Талашкан вакытта малайларның берсе сыйныфташының башын каләм белән яралаган. Укучыга медицина ярдәме таләп ителгән.
Мэриядә бу хакта болай диләр:
“Вакыйга сәбәпле гимназиядә белем бирү учреждениесе хакимияте һәм талашкан малайларның әти-әниләре катнашлыгында профилактика советы билгеләнгән. Моннан тыш, җәнҗал чыккан сыйныфта ата-аналары җыелышы планлаштырылган”.
Малайларның әти-әниләре дә бер-берсенә дәгъва белдермәүләре турында гариза язганнар. Ике гаилә дә уңай бәяләнә.
Әйткәндәй, узган атнада республика мәктәпләрендә тагын берничә инцидент теркәлде. Мисал өчен, Иглин авылында укучы кыз кабинетта сыйныфташ кызларына пычак белән ташланган. Имеш, алар һөҗүмче кызны еллар дәвамында буллингка дучар иткәннәр.
Ишембай мәктәпләренең берсендә узган атнада үсмер малай белән бәхетсез очрак теркәлгән. Аның бармагының фалангасы өзелгән. Урта звенода укучы малай киенеп-чишенү бүлмәсендә сыйныфташ кызлар белән шаярып көрәшкән. Кайсыдыр моментта кызлар, өелешеп, бар көчләренә ишекне эткән, ә үсмер бу вакытта кулын алып өлгермәгән. Нәтиҗәдә малай бармаксыз калган.
Укучыга медицина ярдәме таләп ителгән. Хокук саклау органнарында югарыда язылган вакыйгалар буенча тикшерү оештырганнар.
Чыганак: bashinform.ru