

Подмосковьеның Балашиха шәһәрендә 14 яшьлек үсмер кыз алкоголь белән коточкыч нык агуланган. Бу хакта SHOT Тelegram-каналы хәбәр итә.
Укучы кыз сыйныфташы белән тышта йөрештерергә дип чыгып киткән. Үсмерләр бу вакытта хәмер эчкәннәр. Бераздан баланың әнисенә шалтыратып, кызыгыз үзен начар хис итә, аны дәваханәгә алып киттеләр, дигәннәр. Медиклар үсмергә күп күләмдә алкоголь эчү аркасында нерв системасының дегенерациясе диагнозын куйганнар. Бу диагнозны еш кына эчкечелекнең соңгы стадияләрендә (!) ачыклыйлар дип өстәлә.
Әлеге вакытта табиблар кыз баланың хәлен күзәтәләр. Вакыйганың нечкәлекләрен полиция тикшерәчәк.
Вәт яшьләр, ә! Адреналин җитешми микән аларга?!
Чыганак: lenta.ru